Центральная библиотека им. Г. Тукая

Әдәби очрашу мәйданы

     "Әдәби фестиваль" кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә басылып чыга торган "Мәйдан"журналы, "Көмеш кыңгырау" газеталарының баш мөхәррирләре белән очрашу оештырылды. Әңгәмә рәвешендә барган әлеге очрашу барышында матбугат битләрендә урын алган юнәлешләр белән танышып, тарихына күз салдык. Әлеге матбугат битләрендә түбәнкамалыларның аз булуы, ә "Көмеш кыңгырау"га яшьләрнең бөтенләй язмавы әйтелде. Казан шәһәреннән килгән күренекле якташ язучыбыз, артист, композитор Алмаз Хәмзин үзе эшли торган "Чаян" журналы белән таныштырып, шигърияте аша күңелләргә үтеп, җырларын башкарып җаннарны иркәләде. Очрашу, аралашу мизгелләре аша күп мәгълүмат тупланган чара Г. Тукай исемендәге уку хәм ял паркында узды.