Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җанда кабынган учак

“Шаярыш” проекты яшьләрне һәрдаим татар әдипләре, төрле сәнгать әһелләре, аларның иҗатлары белән таныштырып тора. Чираттагы чара әдәбият сөючеләрне Яр Чаллы төбәгендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр Әлфия Ситдыйкова һәм Лилия Фәттахова белән якыннан күрештерү, шигърият аланында ял иттерү максатыннан оештырылды.
Кичәдә шагыйрьләр үзләренең яшәү рәвеше һәм иҗаты белән таныштырдылар. Шигырь язу серләре белән бүлештеләр. Бүгенге көндә үзләрен борчыган мәсьәләләр белән уртаклашып, йөрәкләргә үтеп керердәй шигырьләрен бүләк иттеләр, киңәшләрен җиткерделәр. Укучылар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Кичә Б.Урманче исемендәге гимназия укучылары, шәһәребезнең талантлы яшьләре Рәлиф Сәлахиев һәм Сафия башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды.