Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Тукай, поэзия һәм музыка"

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Берегиня" клубы белән берлектә Тукай иҗатына һәм тормышына багышланган "Тукай, поэзия һәм музыка"шигърият бәйрәме узды. Бәйрәмдә Г. Тукайның тормыш юлына күз салып, аның шигырьләрен укыдык һәм җырларын җырладык. "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе язучылары Р.Әхмәдиев, Р.Шәйдуллин  шагыйрьгә багышланган шигырьләрен укыдылар. Шигърият бәйрәменнән һәркем илһам алып күңел күтәренкелеге белән таралышты. Шигърият бәйрәмендә 22 тамашачы булды.