Центральная библиотека им. Г. Тукая

Якты өмет булып балкыдың

Ут өстәү кирәкми, йөрәгем
Болай да бик тиз кабына.
Тик аның җылысы, яктысы
Өстәлсен кешеләр җанына.
Язучылар берлеге әгъзасы Хөсәен Җәгъфәр тарафыннан язылган әлеге шигырь юлларының асылы шул - үзең фани дөньяга күчкән очракта да иҗатыңны күрә белсеннәр, Х.Җәгъфәрнең 70 яшьлек юбилеен күз уңында тотып язучы яшәгән авылга - Иштирәккә юл алдык. Авыл үзенең матурлыгы, табигатьнең искиткеч гүзәлләеге белән безне таң калдырды. Зиратка кереп язучының рухына дога кылып, юлыбызны китапханәгә таба дәвам иттек.
"Якты өмет булып балкыдың" дип исемләнгән әдәби очрашу укучыларның чыгышы белән башланып китте. "Кама таңнары" әдәби берләшмә язучылары Рәсимә Нәбиулллина, Никифор Тукмачев , Рушания Габбасова, Әлфия Сибгатуллина иҗаты белән үрелеп, Хөсәен Җәгъфәрне искә алу, хәтер төпкелләрендә барлап дәвам итте.Очрашу мизгелләре һәркемнең күңелендә якты эз калдырды.