Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур”

Китапханә – ул бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Үзендә бик күп серләр саклаучы китап киштәләре китапханәләрдә генә була. Чөнки меңләгән, миллионлап чыга торган китапларның барысын да шәхси китапханәләргә җыю мөмкин түгел, шуның өчен белемгә омтылган һәр кеше җәмәгать китапханәләренә юнәлә.

26 майда Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре Гөлфия Шәмгун кызы Мусина Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә Бөтенроссия китапханәләр көненә багышланган чарада укучыларга кыскача гына китапханәләр турында кызыклы фактлар, үзәк китапханә тарихы, эшчәнлеге хакында сөйләде.

Укучылар табышмакларга, төрле мавыктыргыч кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр һәм «Фамилия», «Энәсеннән җебенә кадәр» уеннарында актив катнаштылар, «Китап» диалогын сәхнәләштерделәр. Очрашу китап, китапханә турында шигырьләр уку белән үрелеп барды.