Могҗиза тудыручылар
Нефть сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган ветераннар белән очрашу күпләрне яшьлегенә кайтарды.
Фирдәүсә Мухитова , Люция Хөснуллина , Гөлфия Исмәгыйлевалар шәһәр төзелешенең сәбәпчесе булган нефть өлкәсенә эшкә килгәндә бары 17-18 яшьлек булганнар. “Кызлар” яшьлек елларын искә алып , кызыклы вакыйгаларны сөйләп , башкалар белән бүлештеләр.
“Татарстанның атказанган химигы” Рифкать Имаевның Мөнҗия Хәлилованың шигырләрен укып , тарихи истәлекле вакыйгаларны күзәтеп узган әдәби- музыкаль очрашу беркемне дә битараф калдырмады .