Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Тавыш бирә Тукай, еллар аша”

20нче апрель көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә, Габдулла Тукай әсәрләре аша туган телгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, әхлак тәрбиясе бирү максатыннан, 8нче санлы мәктәпнең өченче һәм дүртенче сыйныф укучылары арасында “Тавыш бирә Тукай, еллар аша” дип исемләнгән “Тамчы-шоу” инеллектуаль уены оештырылды. Чарада “Син беләсенме?”, “Тукай әсәрләре сәхнәдә”, “Тәрҗемәче”, “Мәкальне дәвам ит” һәм башка бәйгеләр уздырылды.

Нәтиҗәдә, мәктәп программасы белән бәйләп,  Г.Тукайның тормышы һәм иҗат юлы турында тагын да киңрәк мәгълүматлар җиткерелде.

Әзерләүче һәм алып баручы: Бәдретдинова А.Р.

Фотога төшерүче: Акзигитова С.О.