Центральная библиотека им. Г. Тукая

Без Тукайлы халык мәңгегә...

  26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә.  Сөекле Тукаебызны беркайчан да истә чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз, шигырьләрен, әкиятләрен яратып укыйбыз.  Шул уңайдан, бүген, китапханәдә «Яшьлегем чишмәләре» клубына йөрүчеләр белән Тукай бәйрәме үткәрелде. Тукай иҗатын викторина сораулары ярдәмендә искэ төшергәннән соң,килгән кунаклар башкаруында сәхнәбездә шагыйребезнең шигырьләре, аның шигырьләренә язылган җырлар, истәлекләр яңгырады.Бәйрәмебез, татар халкының гимнына әверелгән, Тукаебызның “Туган тел “җырын бергәләп җырлау белән тәмамланды.