Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шәкертләрең синең Тукай рухлы

«Шәкертләрең синең Тукай рухлы» дип исемләнгән интерактив уен

26 апрельдә бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 136 ел тулды. Аның иҗатын популярлаштыру һәм яшьләр арасында татар телен алга этәрү өчен үзәк китапханә интерактив уен оештырды.

Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле 8 тукталышта булып, юллама буенча биремнәрне үтәргә тиеш иделәр. «Шигъри юллар» тукталышында «Туган тел» шигыренең юлларын дөрес тәртиптә җыярга кирәк булды. «Редакция маҗаралар»ында әдипнең газета-журналлар эшчәнлеге белән танышып, сорауларга җавап бирделәр. «Әкияттә кунакта» тукталышында мобиль җайланмалар ярдәмендә бөек шагыйрьнең әкиятләрен белүгә тест үтәделәр. «Сез Тукайны беләсезме?» – интерактив тактада аның тормыш юлы буенча кроссворд чиштеләр. «Тукай иленә сәяхәт»тә төрле предметларның Тукай белән ничек бәйле икәнен аңлату таләп ителде. «Хәрәкәт» тукталышында Габдулла Тукай һәм Зәйтүнә мәхәббәте турында тыңлап, кул хәрәкәте – ишарә, ым, мимика ярдәмендә сүзсез аңлату уенын уйнадылар. «Тукай сүзе»ндә барлык катнашучылар шигырьләрне сәнгатьле укуда ярышты.