Центральная библиотека им. Г. Тукая

Еллар аша безгә Тукай дәшә

Әйләнә дә гөлләр,
Тормыш якты!
Бәйрәм хисе бүген күңелдә!
Туган көнең белән, Тукай! - диләр,
Гоурланып һәркем бу көндә.

Тукай мирасы шулхәтле зур, искиткеч күпкырлы, аның иҗатын өйрәнгән саен гаҗәпкә каласың; яшьли арабыздан китеп, педагог та булмаган, балалар үстерү бәхетенә дә ирешмәгән шагыйрьнең әсәрләрендә никадәр тәрбияви көч, аксакалларда гына була торган зирәклек, төптән уйлап әйтелә торган акыллы фикер.

«Еллар аша безгә Тукай дәшә» әдәби-музыкаль бәйрәм кысаларында Рөстәм Мортазин, Гүзәл Ильясова башкаруындагы җырларны тыңлап, «Ачык микрофон»да шигырьләр укып, Тукай иҗатының күпкырлылыгын күзәтеп, «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен – шушы булыр иң зур бүләгең» бәйгесендә 3нче урынны яулаган укучыларны тәбрикләүләр белән үрелеп барды. Гаилә белән китап укучылар өчен оештырылган «Тукай мирасы» акциясендә җиңүчеләрне котлап, китапханәчеләрнең флешмобы белән бәйрәм чарасы һәйкәл янында зур концерт булып дәвам итте.