Центральная библиотека им. Г. Тукая

Без – Тукайлы халык

Габдулла Тукай – бөек татар шагыйре, дөнья масштабына чыккан шәхес. Ул – татар милләтенең символы. Татар халкы һәм милли мәдәниятебезнең чын мәгънәсендә рухи яңарыш кичерүе аның исеме белән бәйле. Без аны хәзерге заман әдәби теленә нигез салучы буларак та беләбез. Аның үлемсез шигърияте кеше күңелендә якты хисләр уята, яшәү мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итә, халык һәм Ватан язмышына битараф булмаска өйрәтә.

Бүген бөек шагыйребезнең туган көнендә Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең татар теле укытучылары Гыйззәтуллина Розалия Нәбиулла кызы һәм Шәрифуллина Эльвира Мәүлетҗан кызы «Без – Тукайлы халык» дип аталган әдәби-музыкаль очрашу оештырды. Чарага Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре Мусина Гөлфия Шәмгун кызы һәм Шалафаева Гөлназ Хәмит кызы чакырулы иде. Китапханәчеләр шагыйрьнең «Милли моңнар» шигырен тәкъдим итеп, тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторина һәм «Сез Тукайны беләсезме?» исемле иллюстрацияләрне тану уенын үткәрде.

Габдулла Тукайның төрле елларда язылган шигырьләре студентлар тарафыннан төрле телләрдә һәм яңа форматта яңгыравы таң калдырды. Төрле музыкаль инструментларда уйнап җырлавы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.