Центральная библиотека им. Г. Тукая

Безнең эзләр буйлап

    Автор белән аралашу мөмкинлеген һич тә ычкындырырга ярамый. Кунакчыл Түбән Кама проекты кысаларында шәһәребезгә ТР Язучылар берлеге әгъзалары, шагыйрьләр Рифат Сәлах һәм Фәнил Гыйләҗев килде. Очрашу Муса Җәлил исемендәге гимназиядә
үтте. Яшь, актив, ачык һәм талантлы егетләр үз шигырьләрен укып, гармунда уйнап залны яуладылар. Тамашачыга үз тормышлары, беренче шигырьләре һәм остазлары турында сөйләп, мәктәп тормышы хатирәләре белән уртаклаштылар һәм кыйммәтле киңәшләр бирделәр.
   Язучылар белән мондый очрашулар рухи ризык кына түгел, файда да китерә дигән өметтә калабыз. Алар безнең телебезне баета, авторны китап укучы белән берләштерә, укуга мәхәббәт тәрбияли һәм туган телебезне сакларга ярдәм итә.