Центральная библиотека им. Г. Тукая

Без салган эзләр

Шәһәрдәшләребезне республикабызның күренекле язучылары, сәнгать әһелләре белән таныштыруны максат итеп куйган «Кунакчыл Түбән Кама» проекты уңышлы эшләп килә.
Бүген үзәк китапханәгә, «Без салган эзләр» исемле әдәби-музыкаль кичә кунаклары булып, халыкка рухи азык бирүче кыю фикерле милләтпәрвәр егетләр, мәркәзебез Казанда яшәп иҗат итүче шагыйрьләр, ТР Язучылар берлеге әгъзалары – Рифат Гали улы Сәлахов һәм Фәнил Фаил улы Гыйләҗев килделәр
Очрашуга «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучылары, Аксакаллар шурасы вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре, шәһәребез яшьләре, гомумән, шигърият, әдәбият сөючеләр җыелган иде.
«Илһам» татар эстрада ансамбле җырчылары Гүзәл Ильясова һәм Рөстәм Мортазин башкаруындагы җырлар кичәдә катнашучылар күңелендә матур тәэсирләр калдырды.
Үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе директоры Гөлназ Рәмзил кызы Арсланова мөхтәрәм кунакларга чиксез рәхмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткерде, уңышлар, гаиләләренә иминлек теләп, истәлек бүләге тапшырды.
Очрашу күмәкләшеп фотога төшү, автографлар алу, Фәнил Гыйләҗев һәм Рифат Сәлах иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән танышу белән тәмамланды