Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шигъри алан

Сәнгатьле укырга өйрәтү, беренчедән, укучының үзен, икенчедән, тыңлаучыны эстетик яктан – нәфис зәвыклы, тормышка, әдәбиятка һәм сәнгатькә матурлык күзлегеннән дөрес карашлы итеп тәрбияләргә ярдәм итә.

Шигъри әсәрләрне сәнгатьле укуда интонация (сөйләмнең мәгънәви һәм эмоциональ бизәге), сүз һәм логик басым, сөйләм темпы, ритмны куя белү бик мөһим.

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Шигъри алан» осталык сәгате узды. Биредә шагыйрь, тәрҗемәче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рифат Сәлах иҗаты алынды.