Центральная библиотека им. Г. Тукая

Йолдызларга юл ачык

1961 елның 12 апрелендә иртәнге 9 сәгать 7 минутта Казах ССР далаларда урнашкан Байконур космодромыннан галәмгә ракета җибәрелә. Әлеге ракетада Беренче космонавтлар төркеме әгъзасы – 27 яшьлек Юрий Гагарин була. Ул дөньяда беренче булып ачык галәмгә чыга һәм йолдызларга таба юл сала. 12 апрельдә Космонавтика көне билгеләп үтелә.

Үзәк китапханәдә шул уңайдан «Йолдызларга юл ачык» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә Юрий Гагаринга, галәмгә багышланган, космонавтика өлкәсендә эшләгән галимнәр, космонавтлар һәм космик очышлар тарихы чагылдырылган китаплар тупланды.