Центральная библиотека им. Г. Тукая

Сихри нурларга коенган дөнья...

Ташлык авылы иҗади шәхесләргә бай. Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе, язучының юбилее уңаеннан, 2022 елны Разил Вәлиев елы дип игълан итте. Шул сәбәпле китапханәләрдә ел дәвамында күпкырлы иҗат әһеле Разил Вәлиевкә багышланган күп кенә очрашулар һәм бәйгеләр уза.

Әдипнең туган җире, авылы белән танышу максатыннан, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәнең «Әдәбият корабы» Ташлык авылына юл алды. Әдәби җанлы авыл халкы безне бик җылы каршы алды. Матур күңелле, изге җаннар, күркәм кешеләр белән аралашуны күздә тотып оештырылган «Сихри нурларга коенган дөнья...» дип исемләнгән әдәби очрашу Рәсимә Нәбиуллинаның шигърияте белән башланып китте. Гомер буе табиб булып эшләгән Никифор Тукмачев; укытучы һөнәрен үз иткән Рәмзия Вәлиева; Фәнүзә Сабирова, Нәфисә Баязитова, Асия Сафина иҗатлары аланында тамашачы бер шатланды, бер уйланды, хәтта күзләре яшьләнде. Юмористик хикәяләр авторы Инсаф Кашапов, тормыштагы кимчелекле якларын күрсәтеп, рәхәтләнеп көлдерде. Китапханәче Алсу Вәлиуллина башкаруындагы җырларга кушылып җырладык.

Җан рәхәте алып, рухи азык белән тукланып, күңел көрлеге кочагында узган очрашу әле бик озак онытылмас. Якты хатирәләре белән җанны җылытыр.