Центральная библиотека им. Г. Тукая

Сынчы Рәис Сафин истәлеге

Шәһәр, республика, гомумән, ил тарихын кешеләр тудыра. Шагыйрьләр туган илебезгә багышлап шигырьләр яза, рәссамнар картиналар иҗат итә, ә сынчылар алар хөрмәтенә һәйкәлләр ясый.

Рәис Сафин Түбән Камада Муса Җәлилгә һәйкәл һәм Николай Лемаев, Евгений Королев бюстлары авторы буларак билгеле.

Бүген бөек татар шагыйре исемен йөртүче үзәк китапханәгә сынчы Рәис Сафин иҗат иткән композиция бүләк иттеләр. Ул Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкияте буенча ясалган. Габдулла Тукайга даими багышланган күргәзмә тагын да баеды.