Центральная библиотека им. Г. Тукая

Кеше гомере - озын юл

Башка әмәлем юк икән,
Китмәскә кылдым ният.
Ташлап булмый икән сине,
И гүзәлем шигьрият!
Хисләргә төренгән , сихри шигырь юллары белән бүген Фәйзетдинова Әнфисә җитәкчелегендә Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре "Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгенә юл алдык. Ял итүче апа-абыйлар белән "Кеше гомере - озын юл" дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу оештырды.

Әдәби аланыбызда Фәнүзә Сабирова иҗат иткән шигырьләр белән ял итеп, Алсу Вәлиуллина җырлары аша җанга рухи азык алып, күңелләрне сафландырып, рәхәтләнеп, хозурланып бергәләп ял иттек.