Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мөлдерәмә тулы күңелкәем

Менә инде 4 нче елын Түбән Кама районы авылларын иңләп "әдәби кораб" йөзә.Максатыбыз гади, "Кама таңнары"" әдәби берләшмә язучыларның иҗатлары белән турыдан-туры таныштыру, аралаштыру.

Бер күрешү үзе бер гомер диеп,
Бабайлар бит юкка әйтмәгән.
Менә шушындый очрашып,сөйләшеп,
Гапләшеп утырулар
Ата-бабадан калган бу гадәтләр,
Йолаларыбыз, Аллага шөкер, әле бетмәгән.

Матур күңелле, изге җаннар, күркәм кешеләр белән аралашып яшик.Күңелебезне матурлык белән тулыландырыйк,яхшы гамәлләр белән сафландырыйк.
Без кем генә булсак та, һәрберебезнең үз дөньясы, үз офыгы, үз хыяллары бар.Әдәби очрашуга җыйган кунакларыбызның да үзләренә генә хас, әмма халык язмышы, заман агышы белән тыгыз бәйләнешле шәхси дөньялары, гыйбрәтле гомер юллары бар.Сак кына шәхси дөнья тәрәзәсен чиртеп, узган гомер юлын барлап, Рәсимә Нәбиуллина, Галимҗан Нәбиуллин, Никифор Тукмачев, Асия Сафина, Фәнүзә Сабирова, Васил Камаловлар белән таныштык.