Центральная библиотека им. Г. Тукая

Чын дус булыйк әйдә, исәнмесез!

 Изгеләрдән изге бит ул,

Китап, китапханәсе.

Үзенә тарта күңелне

Әллә китап, әллә журнал,

әллә китапханәче.

Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Менә, бүген дә, 31 март көнне Түбән Кама   медицина көллиятенең массаж булегендә укучы икенче курс  студентлары  безнең китапханәбездә кунакта булып киттеләр.Китапханәчеләр аларны китапханә белән таныштыру белән беррәттән аларны кызыксындырган сорауларга да җавап бирделәр.