Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яшәү мәгънәсе - яхшы эз калдыруда

"Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз",- дип юкка гына әйтмиләр. Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә күренекле архитектор, гармунчы, самбо буенча спорт мастерлыгына кандидат, әле рәссам да, бакчачы да, бер кыз һәм бер малайның әтисе, Әминә, Ролан, Кәримнең яраткан бабасы, ә Розалия ханымның гомерлек юлдашы Фирдәвес Гайнетҗан улы Ханов белән әдәби-музыкаль кичә булды. Очрашуда Әлмәт шәһәренең архитекторы, ТР атказанган архитекторы Идрисов Алмас Әхтәм улы, шәһәребезнең мәртәбәле, зыялы шәхесләре Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев, Аксакаллар шурасы җитәкчесе Васил Гали улы Камалов чыгыш ясадылар. "Илһам" ансамбленең җырчы-композиторы Илһам Хисмәтуллин, Миләүшә Әхмәтҗанова һәм китапханәче Алсу Вәлиуллина башкаруындагы җырлар кичәне тагын да ямьләндерде.