Центральная библиотека им. Г. Тукая

Күңел кыйбласы Сукырлар китапханәсе

Җир йөзендә барча мөселман өммәте көтеп алган изге Рамазан ае җитте. Шул уңайдан бүген , 29 апрель көнне,сукырлар китапханәсендә шәһәребезнең Үзәк мәчетеннән Радиф хәзрәт белән сукырлар җәмгыяте членнары арасында очрашу булып узды.

Бу изге ай һәм ураза тоту турындагы мәгьлүматларны тыңлаганнан соң, инвалидлар үзләрен кызыксындырган сорауларга да төпле һәм эчтәлекле җаваплар алдылар.