Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яшьлегем чишмәләре

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яшьлегем чишмәләре” клубының чираттагы утырышы булды. Кунаклар, Ф. Зиятдиновның “Ямь һәм тәм” китабы белән танышып, бакчачылык серләрен ачтылар, үзләренең яшелчә үстерү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучыларының, язның гүзәллеген үз шигырьләрендә чагылдырган әсәрләре укылды. Шигъри дулкыннарда, җыр – моңга төрелеп узган бу очрашу, клубка йөрүчеләрне яшьлек елларына кайтарды.