Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җидегән чишмә

 “Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән”,- дип язган сөекле шагыйребез Г.Тукай

     Чишмәләр турында бик күп шигырьләр, җырлар ,әдәби әсәрләр иҗат ителгән. Халык элек-электән чишмәләргә табынган.Чишмәләргә бәйле йолаларны сакларга тырышкан. Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә үткән бүгенге музыкаль сәхифәбез   чишмәләр турында иде.    Презентация карап ,уеннар уйнап һәм әлбәттә инде килгән кунакларыбыз  җырлар җырлап  ,үзләре иҗат иткән шигырләрен укып кичәбезне тагын да бизәделәр.