Центральная библиотека им. Г. Тукая

Туган нигез җылысына төреп...

Туган нигез җылысына төреп,
Кардәшлекне саклыйк йөрәктә.
Үз-үзенә кайта һәрберебез
Туган якта, туган төбәктә.

Без кайда гына яшәсәк тә, һәрберебез үзенең туган ягын, туган нигезен сагынып яши, сирәк кенә булса да, вакыт табып, туган җиренә кайтырга тырыша. Кайсы гына шагыйрь иҗатын алсак та, үз туган ягына багышлап әсәрләр яза, аның табигатенең матурлыгына дан җырлый.

Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, аларның иҗаты белән якыннанрак таныштыруны максат итеп куйган «Туган нигез җылысына төреп...» исемле очрашу узды. Чарада Г.Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусының «Серле каләм» әдәби түгәрәгенә йөрүчеләре катнашты. Әдәби аланда шигырьләр тыңлап, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе тарихы, эшчәнлеге, анда йөреп каләм чарлаган шагыйрь, язучылар булып өлгергән әдипләренә багышланган викторина сорауларына җаваплар бирделәр.