Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Тукай рухы безнең күңелләрдә"

11нче апрель көнне татар халкының олуг шагыйре Г.Тукайның мирасын саклау, аның иҗатын яхшырак өйрәнү максатыннан күрмәүче инвалидлар китапханәсендә "Тукай рухы безнең күңелләрдә" дип исемләнгән шигырь уку бәйрәме узды. Тукай бүген дә әдәбиятның алгы сафында баруын дәвам итә, бүген дә милли аң үсешенең юлбашчысы булып кала килә. Тукай иҗаты бүген дә актуаль. Заман тудырган һәм һәр милләтне борчыган бик күп сорауларга җавапны Тукай әсәрләреннән табарга мөмкин.

Түбән Кама әле уянмаган,

Яфрак белән яфрак серләшә.

Йөрим таңда Тукай урамында,

Күңелем Тукай белән сөйләшә.

Инвалидлар арасыннан 16 кеше шигырь уку бәйгесендә катнашты һәм бүләкләр алды. Бәйрәм ахырында татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры җырланды.