Центральная библиотека им. Г. Тукая

Нәүрүз мөбарәкбад!

Нәүрүз – төрки халыкларның иске календаре буенча Яңа ел бәйрәме. «Нәүрүз мөбарәкбад!» Бу котлау сүзе безгә борынгы бабаларыбыз авазы булып бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән. Һәр елны 21 мартта алар язны, яз белән бергә Яңа елны каршылаганнар.

21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу – астрономик вакыт та, ягъни табигатьтә чын-чынлап яз башланган вакыт.

Нәүрүз – йола бәйрәме генә түгел, язны каршылау белән бергә барган җыр, күңел ачу, уен-көлке бәйрәме дә. Әлеге бәйрәм вакытында өстәлләр аш-судан сыгылып торган. Табынга шәм, шәраб, сөт, шикәр, татлы ризыклар, яшелчә, алсу төстәге тәмле сулар да куелган.

Хәзерге көндә дә Нәүрүз рухи һәм дөньяви тормышыбызның табигый өлеше булып тора һәм ул ел саен яңа эчтәлек, бизәкләр белән байый.