Әйдә барыйк, җавап табыйк
Якташыбыз Разил Вәлиевнең эшчәнлеге күпкырлы. Бүген Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә күренекле прозаик, шагыйрь, әсәрләре зур уңыш белән татар сәхнәләрендә баручы танылган дарматург, әдәби-иҗтимагый тормышыбызда актив эшләүче кыю йөрәкле җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең иҗатын колачлаган «Әйдә барыйк, җавап табыйк» бәйгесе узды. Бәйгедә катнашырга шәһәр мәктәпләреннән югары сыйныф укучылары һәм көллият студентлары теләк белдерде.
I урынга – Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятеннән «Моңсар» командасы, II урынга – Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиядән «Сәйләннәр» командасы, III урынга Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең «Сәләтлеләр» командасы лаек булды. Катнашучылар үзләренең Разил Вәлиев иҗатын тирәнәйтен өйрәнүләрен күрсәттеләр.