Центральная библиотека им. Г. Тукая

Язгы ташкыннарга уралып...

Без кем генә булсак та, һәрберебезнең үз дөньясы, үз офыгы, үз хыяллары бар. Каенлы авылында узган әдәби очрашу кунакларының да үзләренә генә хас, әмма халык язмышы, заман агышы белән тыгыз бәйләнешле шәхси дөньялары, гыйбрәтле гомер юллары бар. Сак кына шәхси дөнья тәрәзәсен чиртеп, узган гомер юлын барлап, киләчәккә булган уй-хыяллар белән таныштык.

Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова оештырган «Язгы ташкыннарга уралып...» исемле әдәби-музыкаль кичә – «Әдәбият корабы» проекты кысаларында уза торган чараларның берсе.

«Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзалары Анастасия Усачева, Рушания Габбасова һәм Нурулла Гаптуллин йөрәк түрләреннән чыккан шигъри мизгелләр һәм китапханәчебез Алсу Вәлиуллина башкарган җырлар барлык тамашачыларның да күңелләренә хуш килде.