Центральная библиотека им. Г. Тукая

Хөр уйлы гали җан – Галимҗан Ибраһимов

Бүген үзәк китапханәдә М.Җәлил исемендәге гимназия укучылары белән «Хөр уйлы гали җан – Галимҗан Ибраһимов» дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде. Чарада укучылар татар халкының бөек улы, атаклы язучы Г.Ибраһимовның шәхесе, иҗаты, гыйльми һәм иҗтимагый эшчәнлеге хакында белемнәрен ныгыттылар, туган телебезне, әдипнең әсәрләрен югары дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.

Очрашу ахырында укытучыларга һәм укучыларга Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе, якташыбыз Рөстәм Ямалиев бүләк иткән “Үз җиремдә - үз телем” китабы һәм өстәл календарьлары тапшырылды.