Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Ел китабы-2015" конкурсы нәтиҗәләре

Иң күп укылган китап.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе оештырган һәм Мәдәният министрлыгы, “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр агентлыгы гамәлгә куйган «2015-нче ел китабы» конкурсының  нәтиҗәләре билгеле.

         Һәм ул түбәнкамалылар өчен гаять сөенечле! Проза номинациясендә конкуста катнашкан 40 китап арасында шәһәребездә яшәп иҗат итүче, җөмһүриятебезнең язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фатхулла Абдуллинның “Чүл бүресе” китабы 3-нче урын яулады! Иң күп укылган киталардан Рәфкать Кәраминең “Кая чабасың, гомер юртагы?” һәм Камил Кәримовның “Карурманда кара песи” басмалары исәпләнә. Тәбриклебез сезне, Фатхулла Абдуллович!   “Чүл бүресе” китабында хатын-кыз образлары калку итеп сурәтләнгән. Аларның тормышта адым саен очраган авырлыкларга бирешмәве, көтелмәгән явызлыклар каршында да югалып калмаулары, Кеше һәм Ана дигән бөек исемне югары тотулары китап укучыны битарах калдыра алмаган.

         Төзмә әсәрләренә килгәндә 1-нче урынга данлыклы якташыбыз, халык шагыйре Разил Вәлиевның “Мәхәббәт һәм нәфрәт = Любовь и ненавесть» җыентыгы китапханә укучылары арасында иң актив кулланышта булган. Аннан соң Фатих Кәримнең “Сайланма әсәрләре” һәм Фирүзә Җамалетдинованың “Җирбизәк” китаплары.

         Татар телендә дөнья күргән китапларның укылышы түбәндәгечә: Рабит Батулла “Аю баласы Әппәс”, Хәлим Җәләлов “Әкиятләр”, Флера Мәрданова “Без ясаган кар бабай”.

         Рус телендә басылып чыккан 19 исемдәге матур әдәбият басмаларыннан  яратып укылган авторларның 1-нчесе Мәдинә Мәликова “Красный цветок», икенчесе – Айдар Сахибзадә “Провинциал” һәм Салават Юзиевның “Не перебивай мертвых”.

         “2015-нче ел китабы” конкурсының Түбән Кама буенча нәтиҗәләре белән чагыштырасыгыз килсә “Туган як” газетасының 13 гыйнвар санын карый аласыз.

         Казанда 21 апрельда Милли китапханәдә узачак җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына Ф.Абдуллин да чакырылган

Камбиева Рәмзия.