Центральная библиотека им. Г. Тукая

Әдип һәм галим җанлы Галимҗан

12 мартта танылган язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе, педагог Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 яшь тула.

Галимҗан Ибраһимов чын мәгънәсендә халыклар дуслыгын җырлаучы әдип иде. Моны киң колачлы классик язучының, галим һәм педагогның гыйбрәтле тормыш юлы һәм күпкырлы бай иҗат лабораториясе белән танышканда ачык тоясың.

Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Галимҗан Ибраһимов иҗатын өйрәнү мөһим: бөек әдип казакъ һәм башкорт халыкларының якын дусты иде. Аның иҗаты казакъ, үзбәк, әзербайҗан, төрекмән, башкорт һ. б. әдәбиятлар үсешенә зур йогынты ясады. Бүген үзәк китапханәдә «Әдип һәм галим җанлы Галимҗан» дип аталган тамчы-шоу булды. Чарада Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть көллияте студентлары катнашты һәм язучының тормыш юлы һәм иҗаты, педагогик эшчәнлегенә карата сорауларга җавап бирделәр, мавыктыргыч биремнәрне үтәделәр. Татарстанда Цифрлаштыру елы уңаеннан әзерләнгән биремнәр: «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемебездә урнаштырылган фотосорау һәм интерактив тактадагы кроссворд кызыклы булды.