Февромарт
Урамда яз җилләре исә, яз исе сизелә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман… Яз ул өметләр һәм аңлаешсыз ниләрдер көтү вакыты, омтылулар, ашкынулар вакыты.
Бүген бездә үзәк китапханәбездә яз бәйрәмнәрен берләштереп әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Кичәбез төрле конкурслар , уеннар һәм әлбәттә инде һәрвакыттагыча җыр - биюләр белән үрелеп барды .