Центральная библиотека им. Г. Тукая

Әйдә барыйк, җавап табыйк

2022 ел Түбән Кама китапханәләр системасы тарафыннан Разил Вәлиев елы дип игълан ителде.

Хөрмәтле татар теле һәм әдәбияты укытучылары, кадерле татар җанлы китап сөюче югары сыйныф укучылары һәм студентлар!

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә «Әйдә барыйк, җавап табыйк» исемле бәйгедә катнашырга чакыра!

Сайлап алу турында biblio-nk@yandex.ru почтасына видеоязма җибәрергә кирәк. Видеода үзегез белән таныштырып, Разил Вәлиев иҗатын өйрәнүнең әһәмиятен күрсәтү таләп ителә.

I турда Разил Вәлиевнең шигырен яттан сөйләргә.
II турда җырларының исемен белергә.
III турда тормыш юлыннан сораулар.
IV турда фотосурәтләрен тасвирларга.
V турда пьесалары буенча сораулар.

«Әйдә барыйк, җавап табыйк» 18 мартта үткәреләчәк.

Игътибар! Бәйге нигезләмәсенә үзгәрешләр кертелде: югары сыйныф укучылары да катнашырга мөмкин!