Центральная библиотека им. Г. Тукая

Хәтерләрне яңартып

2022 ел Россия халыклары мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Аның максаты – илдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, тарихи мирасын, этномәдәни күпкырлылыкны саклап калу. Әлеге уңайдан китапханәбез яңа «Хатирә»/«Храним свое» проектын ачып җибәрде. Максатыбыз изге: шәһәребездә яшәп, әле бүгенге көндә дә ерак әби-бабаларыбыз васыять итеп калдырган һөнәрчелекне дәвам иткән оста куллы, талантлы халкым белән таныштыру.

Бүген беренче кунагыбыз «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучысы, «Талир тәңкә» ансамбле солисты Мөнҗия Хәлимова балачагын, яшьлек елларын искә төшереп татар халкының милли бәйрәме Каз өмәсе йоласы турында сөйләде, каз канатын бәйләү серләрен ачты.