Центральная библиотека им. Г. Тукая

Туган телем - хак телем

Туган тел – ул халыкның җаны, милләтнең яшәү нигезе һәм аның үзенә генә хас үзенчәлеген саклауның иң көчле коралы. Һәр халык үзенең тарихы, дине, мәдәнияте, әдәбияты һәм теленнән рухи көч алып яши. Дөньядагы милли мәдәниятләрнең күптөрлелеген һәм меңнәрчә телләрнең кабатланмас матурлыгын билгеләгәндә, без нәкъ менә туган телдә әйтелгән сүзнең зур көчкә ия булуын яхшы беләбез. Кеше туганнан бирле ул аның күңелендә таба”, - ди Дәүләт Советы рәисе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Бүген үзәк китапханәдә Халыкара туган тел көне уңаеннан “Туган телем – хак телем”дип аталган брейн-ринг узды. Чарада 36нчы гомуми белем бирү мәктәбе укучылары актив катнашып, үзләренең ике телне ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.