Центральная библиотека им. Г. Тукая

Телләр белгән илләр гизгән

Туган тел... Һәркем өчен дә кадерле, газиз бу сүз. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Тел һәм сүз – аның аерылгысыз юлдашы. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны да туган тел аша ишетәбез.

Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәр кешенең изге бурычы.

Бүген китапханәбездә кунакта ишегалды клубларына йөрүчеләр булды. Халыкара туган тел көненә багышланган «Телләр белгән илләр гизгән» исемле брейн-рингта ике командага бүленеп ярыштылар. Россия халыклары мәдәни мирасы елы кысаларында мәкальләр әйтеп, җырлар, халык ашлары, халыклар, телләрне танып, уен күңелле һәм мавыктыргыч узды. Татарстанда Цифрлаштыру елы уңаеннан онлайн тест үтү балаларның белем-күнекмәләрен арттырды.