Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тарих тәгәрмәче

   Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә ,Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан «Тарих тәгәрмәче» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Чара башында Петр I тормышыннан кызыклы фактлар, булачак императорның балачак һәм яшүсмер еллары, мавыгулары һәм аның шәхси тормышы турында сөйләштек. Шулай ук Петр I чорына кагылышлы китап-иллюстратив күргәзмәдә китапханәбезнең яңа фондыннан, Алексей Ивановның « Тобол » китабына күзәтү ясадык.
Чараны тагы да бизәп ,түгәрәкләндереп , килгән кунакларыбыз үзләренең куңел түрләреннән җыр-моңнарын бүләк иттеләр.