Центральная библиотека им. Г. Тукая

Еллар кайтавазы

«Еллар кайтавазы / Эхо времени» исеме астында Муса Җәлил иҗатына, тормышына багышланган күчмә күргәзмә-инсталляция Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятендә уңышлы гына эшләп китте. Биредә иң кыйммәтле мирас, ядкәр – Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нең күчермәсен күрү мөмкинлеге булды.

Тамашачылар «Моабит дәфтәрләре»ндә урын алган шигырьләрен укып, тагын бер кат күңелләрдә шагыйрь иҗатын яңарттылар. Күргәзмәдәге китаплар белән танышып, фотозонада истәлеккә сурәткә төшеп, Муса Җәлил батырлыгына дан җырладык. Муса Җәлил музей-фатиры җитәкчесе Нәзирә Газиз кызы Фәттахова «Моабит дәфтәрләре» хакында кызыклы мәгълүмат сөйләп, очрашу мизгелләрен тагын да баетты.