Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мизгел һәм мәңгелек

Рәссам, сынчы Бакый Урманче иҗатында Тукай әсәрләре үзәк урында тора.     Рәссам үзе дә: «Тукай иҗаты минем эшчәнлегем өчен әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия. Бөтен иҗатым бөек шагыйрь темаларына багышланды, дисәм дә ялгышмам...» – дип язган.
    Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен йөрткән үзәк китапханә өчен Бакый Урманче тууына 125 ел тулу уңаеннан «Мизгел һәм мәңгелек» дип аталган арт-сәгать уздыру бик тә әһәмиятле иде. Биредә укучылар Бакый Урманченың тормыш юлы, иҗаты белән танышып, төрле ярышларда катнашып, белемнәрен күрсәттеләр.
   Цифрлаштыру елы кысаларында «Картинаны таны!» уенында QR-код аша өстәмә чынбарлык технологиясе кулланылган мобиль кушымтага кереп, Урманче иҗатына, сәнгать дөньясына якынайдылар.
   Татар халкының язу тарихы һәм Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу вакыйгасына кагылышлы картиналары да укучыларда зур кызыксыну уятты.