Центральная библиотека им. Г. Тукая

Урман патшасы

    Мәшһүр рәссам, табигать җырчысы Иван Шишкинның тууына 190 ел тулу уңаеннан, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Яшьлегем чишмәләре» проекты кысаларында «Урман патшасы» дигән исем астында мәгълүмат сәгате үтте.

      Якташыбыз ,Иван Иванович Шишкин –  реалистик пейзаж сәнгатенә нигез салучы рәссамнарның берсе. Ул туган як табигатенең гүзәллеген, матурлыгын, иркен һәм киң кырларын, калын урманнарын яратып сурәтли торган рәссам, оста пейзажист. Иван Иванович 1832 нче елда Алабуга шәһәрендә туган. Кеше аяк басарга өлгермәгән Кама буе табигате, аның төз һәм калын наратлары яшьтән үк Шишкин йөрәгендә тирән эз калдыра. 1852–1856 елларда ул Мәскәү сынлы сәнгать һәм скульптура училищесендә, 1856–1860 елларда Петербург  Сәнгать Академиясендә укый һәм аны алтын медаль белән тәмамлый.
       И.И.Шишкинның “Арыш басуы” (1878), “Имәннәр” (1887), “Имәнлек” (1887), “Нарат урманында бер иртә” (1889) кебек атаклы картиналарын барыбызда бик яхшы белә. Рәссамның күп кенә картиналары Мәскәүдәге Третьяков галереясына, Санк-Петербургтагы Рус музеена, Киевтагы Рус сәнгате музеена куелган. Алабугадагы И.И.Шишкин музей-йортында 52 әсәренең төп нөсхәсе саклана.