Центральная библиотека им. Г. Тукая

Очкын бар каләм очында

Үзәк китапханәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың 60 яшьлек юбилеена багышланган «Очкын бар каләм очында» дип аталган күргәзмә эшләнде.

Р.Зәйдулланың шигърияте — уйлы-фикерле, фәлсәфи-публицистик яңгырашлы шигърият. Шагыйрь тормыш үзгәрешләренә сизгер, бүгенге-не халыкның, милләтнең тарихи үткәне белән тыгыз бәйләнештә үзенең дөньяга карашын, уй-фикерләрен поэтик образларда риторикасыз, ихлас күңел кайнарлыгы белән гәүдәләндерергә омтыла.

Р.Зәйдулла — проза, драматургия, әдәби тәнкыйть һәм публицистика жанрларында да үзенең сәләтен күрсәткән әдип. Прозада ул үзен бигрәк тә тарихи-милли хикәяләр остасы итеп таныта. Драматургиядә әдип киң җәмәгатьчелеккә «Саташкан сандугач» исемле драмасы белән билгеле. Бүгенге җәмгыятьтә бара торган тискәре процессларның яшь буынга ни­чек начар тәэсир итүен, аларның тормыштагы идеаллары югала баруын психологик планда тасвирлаган бу пьеса 2001 елда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның мәхәббәтен казана. «Ил», «Татар таҗы» исемле проза китаплары өчен 2005 елда Татарстан Язучы­лар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.