Центральная библиотека им. Г. Тукая

Иңнәрдә - ак җилкән

Һәр халык, милләт, төбәкнең мәдәни яңарышында, сүз сәнгате күтәрелешендә мөһим урын биләгән зур шәхесләре бар. Алар милли әдәбиятның киләчәк үсеш юлын билгеләп кенә калмыйлар, ә элгәре традицияләрне яңа сыйфатлар белән баетып, аны дөнья киңлекләренә алып чыгалар.

«Әлмәт – әдипләр бишеге», – дип горурланып яза Рафис Корбан. Бүген китапханәбезнең «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кунаклары нәкъ менә шул төбәктән, «кара алтын башкаласы» – Әлмәт шәһәреннән.

«Иңнәрдә – ак җилкән» әдәби-музыкаль кичәдә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Саҗидә Сөләйманова, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби премия ияләре Рәфкать Шаһиев һәм Минзифа Әхмәтшина иҗаты һәм эшчәнлегенә багышланган чарада тамашачы үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Җаваплар тамашачыны бер уйга салды, бер кәефен күтәрде, артка борылып гомер юлына күз салырга этәрде, рәхәтләндереп бер көлдерде. Әлмәт оешмасы язучыларының эшчәнлеге белән танышып, фикерләр алышып, шигърият аланында ял итеп, әдәби әсәрләргә күз салдык. «Илһам» татар эстрада ансамбле артисты Марат Фәйрушин башкаруында җыр дулкыннары кочагында тирбәлеп рәхәтләнеп әдәби мохиттә ял итеп аралаштык.

Очрашуны Иҗтимагый совет рәисе Хәмзә Баһманов, «Аксакаллар шурасы» җитәкчесе Васил Камалов, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Гүзәл Хәсәнованың чыгышлары кичәбезне тагын да тулыландырды.