Центральная библиотека им. Г. Тукая

Һәр кешенең үз Тукае

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә яшьләр өчен төрле юнәлештәге проектлар эшли. Татар яшьләре белән «ШаЯрыш» проекты кысаларында татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгатенә багышланган очрашулар көтелә. Алар уен, ярыш формасында – арт-сәгать, брейн-ринг, осталык сәгате, иҗади бәхәс, иҗат лабораториясе кебек формаларны үз эченә ала.

Халык шагыйре, язучы, драматург, журналист, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага 23 гыйнварда 60 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән «Һәр кешенең үз Тукае» исемле түгәрәк өстәлдә әдипнең тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясалды. Шулай ук, язучының әсәрләренә кызыксыну уяту максатыннан, спектальдән өзекләр карап, пьесаларын рольләргә бүлеп, сәнгатьле итеп укыдылар. Ркаил Зәйдулла шигырьләре буенча да мавыктыргыч бирем үтәделәр. Йомгаклау өлешендә студентларның белем дәрәҗәсен тикшерү максатыннан әдәби кроссворд чишелде.

2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Чарасы барышында компьютер технологияләре – планшет һәм интерактив такта ярдәмгә килде.