Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Идел" журналының декабрь саны белән таныш булыгыз

Хөрмәтле китап укучыларыбыз! 

Басманың тышлыгында бу юлы Илгиз Мөхетдинов - татарның җыр сәнгатенә әзерлекле булып, ныклы адымнар белән килеп кергән яшь җырчы. Шулай ук журналда журналист Мөршидә Кыямованың артист белән саллы әңгәмә урын алды.

Чит ил тормышы кемне генә үзенә тартмый. Кайда туган - шунда кирәк булган гыйбарәсе дә инде үз актуальлеген югалтты. Акыллы башларның чит илгә китүе турындагы шактый четерекле теманы журналист Гүзәл Насыйбуллина яктыртты.

Яңа ел да якынлаша бит. Бу уңайдан журналда Чыршы бәйрәмен татарлаштыру турында, башка илләрдә бу бәйрәмне билгеләп үтү традицияләре хакында язмалар басылды.