Центральная библиотека им. Г. Тукая

Театр уты

Кешеләр белән сөйләшә, әңгәмә кора белү сәләте һәркемгә дә бирелмәгән. Бүгенге тормышыбызда әңгәмә, матур гәп кору аерым урын алып тора дисәк, һич тә ялгышмабыз дип уйлыйбыз. Кешеләр белән аралаша белүне иң зур байлык дип тә әйтәләр. Чынлап та, сөйләшкән вакытта авазларны дөрес, ачык итеп әйткәч кенә, тиешле җавапны алырга мөмкин.

Бүген без Г. Тукай китапханәсендә «Атмосфера» исемле яңа проектыбызны ачып җибәрдек. Чарага килгән яшьләр белән беренче адымнарны атлап китү көндәлек тормышыбызны тагын дә ямьләндереп, канатлар куеп, үстереп җибәрде.

Бүгенге халәт – яшьлек дәрте, төсләр балкышы. Матур аралашу, дөрес әңгәмәләшү серләрен белү – кешелекнең, җәмгыятебезнең зур байлыгы ул.

Кадерле дуслар, сезнең матур, дөрес, ачык, сүзләрне аһәңле итеп сөйләшәсегез киләме? Кешеләр белән аралашкан вакытта, үзеңне югалтмыйча, курыкмый, үзең булып каласың киләме? Димәк, сезнең юлыгыз Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә! Килегез, сезнең өчен безнең ишекләр ачык, сезне көтәбез.