Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җилкенмичә йөрәк түзәрме?

Бүген Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре “Әдәбият корабы” проекты кысаларында Кызыл Чапчак авылы мәдәният йортында “Җилкенмичә йөрәк түзәрме?” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Шушы авылда туып-үскән шагыйрә Фәнүзә Сабированың “Кайтып килик яшьлеккә”дип аталган яңа китабы басылып чыгу уңаеннан үткәрелгән әлеге чарада авторның каләмдәш дуслары, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары Рәсимә Нәбиуллина, Рифкать Имаев, Рушания Габбасова, Мирзанур Шәйморзин, Мөнҗия Хәлимова үзләренең иҗат җимешләре – шигырьләрен укыдылар, Алсу Вәлиуллина һәм Илшат Мөбәрәкшин татар халкының моңлы җырларын башкардылар. Авыл халкы әдәби аланда җан дәвасы алып рәхәтләнеп ял итте.