Центральная библиотека им. Г. Тукая

Кышның сихри мизгелләре

Бүген үзәк китапханәгә 6 нчы мәктәп укучылары килде. Халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Зиннуровна китапханә тарихы, эшчәнлеге белән таныштырып, Яңа ел фотозоналарын күрсәтте. Безнең төбәктән чыккан Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатларына багышланган стенд игътибарларын җәлеп итте. Китапханәче Яна Патмаева матур әдәбият һәм сәнгать залында урнашкан «Кышның сихри мизгелләре» исемле кышкы вернисажка кызыксыну уятты һәм мавыктыргыч викторина үткәрде.