Центральная библиотека им. Г. Тукая

Кышкы учак

Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан 2022 ел Разил Вәлиев елы дип игълан ителде.

Шагыйрь, язучы, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев – татарның бүгенге иң күренекле, иң данлы һәм атаклы шәхесләренең берсе. Ул – талантлы, образлы фикерли торган шагыйрь. Шигырьгә салган фикерләренең кыюлыгы һәм оригинальлеге, сурәтләү чараларының төрлелеге, тойгыларының халык күңеленә якынлыгы аның әсәрләренең кыйммәтен тагын да арттыра, аларга бүгенге татар шигъриятенең алтын фондына керү хокукын бирә. Ә җырлары татар җыр сәнгатенең иң матур үрнәкләре булып тора.

Бүген Разил Вәлиевнең 75 яшьлек күркәм юбилее, шул хөрмәткә Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә көн дәвамында «Кышкы учак» дип исемләнгән шигъри калейдоскоп эшли: китап укучылар игътибарына «Уятасың татар акылын» күргәзмәсе, тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторина, кыш турында шигырьләре, җырлары әзерләнде.

Котлау