Центральная библиотека им. Г. Тукая

Гүя чиртеп йөрәк кылына…

Кеше җаны мәңге ачылмаслык сер. Анда ниләр генә юк: шатлык-куанычлар да, аерылу, югалту ачылары да, шатлык яшьләре дә, гаилә бәхете, яшерен ярату да. Барысын да йодрык кадәрле йөрәккә сыйдырып бетерә алмагач, алар шигъри юлларга тезелә, укучы хозурына ирешә.

Бүгенге кунагыбыз «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Фәнүзә Сабирова шигырьләре дә нәкъ шулай, аларда сезнең һәм безнең хисләр өермәсе.

Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Гүя чиртеп йөрәк кылына…» дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә шагыйрәнең «Кайтып килик яшьлеккә» китабын тәкъдим итү кичәсе булды.